Шыгай авылында батыр Ил улы яшәгән йортка элмә такта эленде
Чик сакчылары көнендә Шыгай авылында яшәгән Илгиз Камалиев яшәгән йортка хезмәттәшләре элмә такта беркеттеләр.
(29 май, “Апастово-информ”).
“Чик сакчылары көне уңаеннан хезмәттәшебезне искә алып, аның якты истәлегенә багышлап кечкенә генә бүләк ясадык. Ул яшәгән йортка элмә такта беркеттек. Урыны җәннәттә булсын иде”, - дип хәбәр иттеләр чик саклау ветераннары.
“Бу йортта Әфган сугышы һәм чик саклау гаскәрләре ветераны Камалиев Илгиз Бәһрам улы яшәде” дип язылган әлеге элмә тактада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев