Каратун җирлегенең батыр улларына хәтер такталары куелды
Морзалар авылыннан Ирек Шакирҗанов, Заготзерно бистәсеннән Дамир Хәсәнов һәм Айдар Вахитовның исемнәре мәңгеләштерелде.
(13 май, “Апастово-информ”).
Каратун җирлегендә махсус хәрби операциягә китеп, яу кырында һәлак булган егетләр хөрмәтенә дә элмә такталар урнаштырылды.
Егетләрне искә алып, бик күп җылы фикрләр әйтелде, истәлекләр барланды, якыннарына күркәм сабырлыклар теләнде.
Хәтер такталарын ачу чараларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев тә катнашты.
“Хәрби операция булгач югалтуларсыз булмый. Без батыр егетләребезне һичкайчан онытмабыз. Аларның кыюлыклары, каһарманлыклары – яшь буын өчен дә үрнәк булып тора. Ходай Тәгалә якыннарына түземлек, алга таба яшәргә көч бирсен иде. Ә без хәлдән килгәнчә аларга ярдәм итергә әзербез”, -диде Радик Исмәгыйлев.
Батыр райондашларыбызның якыннары да үз хисләре белән уртаклаштылар.
“Бүген күңелләребездә югалту ачысы да, борчу да, шул ук вакытта горурлык хисләре дә бар. “Бала – бәгырь җимеше” диләр. Әлеге хәбәрне ишеткәч, абыебыз белән матур апабызның бер дә ышанасы килмәде. Абыебыз бер ел тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, газиз улын көтте. Әмма сагыну хисләреннән кайгырып, үзенең дә йөрәге тибүдән туктады. Матур апа бер-бер артлы ике якын кешесен югалтты. Ходай Тәгалә аңа күркәм сабырлыклар һәм яшәргә көч бирсен иде. Дөньяларыбыз тынычланып китсә иде. Ә без якыннарыбызга хәер-догада булырбыз. Әлеге хәтер тактасы безнең Герой энебезнең исемен мәңгеләштереп, әлеге йортта батыр егет яшәгәнен дәлилләп торыр, - диде Айдар Вахитовның туган апасы Гөлия Кәлимуллина һәм район җитәкчелегенә, “Апас” якташлык җәмгыятенә рәхмәт хисләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев