Апаста “Җиңү салюты” фестивале азагына якынлаша
Район башлыгы тарафыннан игълан ителгән “Җиңү салюты” фестивале барлык җирлекләрне җәлеп итте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан узган әлеге чараны Олы Болгаер җирлеге тәмамлады.
(18 апрель, “Апастово-информ”).
Тиздән жюри фестивальгә йомгак ясаячак һәм җирлекләргә урыннар чыгарачак. 9 май – Җиңү бәйрәме көнендә, 13.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Җиңү салюты” фестиваленең гала-концерты узар дип көтелә. 0+
Олы Болгаер җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 486 кеше китә. Аларның бары тик 136сы гына әйләнеп кайта. Бик күбесе хәбәрсез югалалар. Олы Болгаер җирлеге үзешчәннәре “Җиңү салюты” фестивале кысаларында хәтер яңартты, батырларга дан җырлады. Алар Олы Болгаер авылында яшәгән Фәүзия апаның музейда сакланган истәлек дәфтәрендә язылган тарихны сәхнәләштереп, тамашачы һәм жюри хозурына тапшырды.
Олы Болгаерда яшәгән Галәтдин абый Бәдертдиновның яу кырында әтисе белән очрашу мизгелен сурәтләү күзләргә яшьләр китерде. Роза апа Гаптрахманова бу хактагы истәлекләрне күз яшьләре аша искә алды.
Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина фестивальдә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев