Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Апаста “Җиңү Салюты” районкүләм фестивале башланып китте

Әлеге фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында, 10 зонада узачак.

(18 нче февраль, “Апастово-информ”).

  “Җиңү Салюты” фестивален Каратун һәм Болын-Балыкчы җирлекләре башлап җибәрде. Каратун мәдәният йорты фойесында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата күргәзмәләр, фотозона урын алган. Шулай ук кулдан җитештерелгән әйберләргә сату-алу да оештырылган иде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Булат Гатиятуллин фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде, уңышлар теләде.
  Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айрат Гайнетдинов фестивальнең тәртибе һәм жюри белән таныштырды.
“Район башлыгы тәкъдиме белән районда “Җиңү Салюты” дигән фестиваль башланып китте. Фестивальдә барлык авыл җирлекләре дә катнашачак. Гала концерты 9 майда булачак. Коллективларга урыннар биреләчәк. Концертлардан җыелган акча махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәмгә тотылачак”, - дип таныштырды ул.
  Каратун һәм Болын-Балыкчы җирлеге үзләренең хезмәткәрләре, мәдәният, мәгариф, китапханә, оешмалар коллективлары хезмәткәрләре, җирлек үзешчәннәре белән берлектә эчтәлекле концерт тамаша тәкъдим иттеләр. Җирлек башлыклары- Радик Исмәгыйлев белән Ленар Гайнетдиновлар парлы җыр башкардылар. Тамашачы яратып карады, җылы алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев