Дәүләки авылы мәчетендә сугыш чоры балалары хөрмәтләнде
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елы уңаеннан Дәүләки авылында төрле чаралар уза.
(3 апрель, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә сугыш чоры балаларын мәчеткә чакырып кунак иткәннәр.
“Күпне күргән, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән апаларны дини мәҗлескә чакырдык. Алар вәгазьләр, догалар укып, тыңлап, тәмле сыйлардан да авыз иттеләр. Яшьлек елларын, хезмәт иткән чорларын хәтерләрендә яңарттылар. Бүгенге тормышка шөкер итүләрен кат-кат әйттеләр. Рәхмәтләр әйтеп таралдылар”, - дип хәбәр итте авылның имамы Ильяс Габбазов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев