Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Кызыл Тау мәктәбендә батыр егетләр истәлегенә көрәш ярышлары үтте

Кызыл Тау мәктәбендә укып чыккан, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Фаил Гатиятов, Булат Хәкимов, Илмир Минһаҗев истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча ярыш үткәрелде һәм Герой партасы ачылды.

(17 март, “Апастово-информ”).

  Районның төрле мәктәпләреннән һәм Казан шәһәреннән килгән көрәшчеләр көч сынашты. Апас, Биеш, Сатмыш, Чүрибураш, Урта Балтай мәктәбе көрәшчеләре сер бирмәде.
  “Көрәшне оештыру һәм акчалата ярдәм күрсәтүдә Кызыл Тау мәктәбендә төрле елларда укып чыккан укучылар катнашты. Аеруча зур өлеш керткән Тутай авылы “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зыятдиновка, төзелеш өлкәсендә хезмәт итүче Альберт Нәҗмиевка, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдиновага, газ хезмәткәре Илнур Абдрахмановка, Кызыл Тау мәктәбе коллективына, җитәкчесе Илдар Хәйбуллинга көрәшүче балаларның әти-әниләре исеменнән рәхмәт әйтәсем килә”, - диде Гөлия Абдрахманова.
  Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр үзләре дә көрәш келәмендә үскән укучылар иде.
“Көлкәштән Фаил Гатиятов, Илмир Минһаҗев, Тутайдан Булат Хәкимов безнең күңелләрдә спорт сөюче, ачык күңелле, батыр егетләр булып сакланыр. Мәктәптә Герой партасы ачылу да аларның батыр исемен мәңгеләштерү максатыннан”, - диде мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин.
  Ярышта районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары да катнашты һәм патриотик тәрбия өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев