Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Риназ Нигъмәтҗанов яшәгән йорт капкасына истәлек тактасы куелды
Риназ Нигъмәтҗанов 2024 елда махсус һәрби операциягә үз теләге белән китеп, батырларча һәлак булды.
(25 март, “Апастово-информ”).
Апас бистәсенең Ленин урамында Риназ Нигъмәтҗановның йорты каршысында хәтер чарасы узды. Батыр егет яшәгән йорт капкасына тагын бер истәлек тактасы беркетелде. Бу йорттан бакыйлыкка күчкән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Нуриәхмәтов батырлыгын хәтерләтеп торган элмә язу янәшәсендә аның дәвамчысы булган оныгы Риназ Нигъмәтҗановның да истәлеге урын алды.
“Әни, өйдә качып яту – егет эше түгел. Мин Илемне якларга тиеш. Син ышан, йөзеңә кызыллык китермәмен, - диде. Улым батыр булып кайтты. Үз гомерен кызганмады. Командирыннан Рәхмәт хаты да алдым”, - диде әнисе Кәүсәр апа Нигъмәтҗанова.
Ана улын хөрмәт иткән һәркемгә, ярдәм кулы сузган район, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты, хәрби комиссариат җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Кәүсәр апа Нигъмәтҗановага олы сабырлык теләп, намуслы егет үстергәне өчен рәхмәтен белдерде.
“Риназ үзенең кадерле гомерен Илебез иминлеге, киләчәк тормышыбыз өчен кызганмады. Яу кырында батырларча башын салды. Риназның горур исеме район тарихында, райондашлар күңелендә мәңге сакланыр. Солдат яшәгән йортка беркетелгән истәлек тактасы да аның батырлыгын һәрдаим белгертеп, хәтерләтеп торыр”, - диде Ленар Хантимиров.
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Риназны чая, җитез егет буларак искә алды.
“Риназ һәр эштә актив булды. Әти-әнисе дә аны тырыш, намуслы егет итеп тәрбияләп үстерделәр. Шуңа күрә дә ул Илебез язмышы, киләчәге өчен битараф кала алмады. Үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Анда да сынатмады. Тик, кызганыч бер елдан соң кайгылы хәбәре килде”, - диде Луиза Сафина.
Районның хәрби комиссары Наил Җантимиров та Риназны үз сүзендә нык торучан егет булганлыгы хакында әйтте.
Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова һәм Идрәз авылы клубы мөдире Гөлшат Идиятова батыр егет турында истәлекләр яңгыраттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев