Апаста муниципаль хезмәткәрләр чаңгы юлына басты
Спорт

Апаста муниципаль хезмәткәрләр чаңгы юлына басты

Апасның чаңгы шуу үзәгендә кыш дәвамында ярышлар уза.

(19 февраль, "Апастово-информ").
Бу юлы муниципаль хезмәткәрләр чаңгы юлына басты.

Ирләр һәм хатын-кызлар чаңгыда шуу буенча җитезлекләрен сынады. Ярышта катнашучылар да, көч биреп торучылар да бар иде.

Иң җитезләр Мактау грамоталары, бүләкләр алды. Бу ярыш ГТО нормативлары тапшыруга тиң.

 

 

 


Нет комментариев