1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Районыбыз данын төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, якты өметебез! Балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк. Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын. Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк. Балаларга күңелле яллар, имин каникуллар һәм якты, матур киләчәк телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев