Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

01 сентября 2022, 05:00

157

0

0

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Өлкән буын кешеләре – һәрберебез өчен зирәклек үрнәге, белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы. Кадерле әби-бабаларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган затларыбыз! Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләрегез, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяҗга әверелсен иде. Безнең бурыч өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары, киләчәккә, яңа көнгә ышаныч тудыру, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү, агымдагы проблемаларны хәл итәргә булышу. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телибез!
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев