10 ноябрь – Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне
![10 ноябрь – Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2022/11/10/cPMFKkrDkRJQFibeJaWmNscP7jcdDz4JyhfuuxPr.jpg)
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, әлеге өлкәдә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын! Сез район халкының тынычлыгы, иминлеге өчен ару-талуны белмичә көне-төне хезмәт итәсез. Җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телим, авыр, җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Алга таба да район халкына тынычлыкта яшәргә язсын.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев