Свияжский бистәсендә яшәүче Шаһиева Алсу Расыйх кызының 26 нчы июльдә 55 яшьлек юбилее
Һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Ул - бар туганнарны, балаларны, килен, оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы. Ул - гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын-кыз.
Кадерлебез! Сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Илле бишенче җәй синең бусагада
Илле бишенче тугел, йөзенче.
Узсын әйдә, картайсыннар еллар,
Тик картайтма бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Иң изге теләкләр теләп - әти-әниең, апаң, энең, сеңелең гаиләләре.
Нет комментариев