Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

29 август көнне Апас авылында яшәүче Самерханова Нәсимә Фатыйх кызының үзенә хас бәйрәме – Туган Көне!

29 августа 2016, 06:33

617

0

0

29 август көнне Апас авылында яшәүче Самерханова Нәсимә Фатыйх кызының үзенә хас бәйрәме – Туган Көне!

Туган көнең белән сине, Әнием, күз нурым!

Кадерле, сөекле Әниебез, безнең кадерлебез! Сине 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез! Кайгы-хәсрәткә бирелми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп итсен Ходай! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, әни.

Әни, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса-уртак була

Кайгыларың булса-югала.

Уйлама әле, картаям, диеп,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Әниебез без сине бик яратабыз,

Син безгә әле бик кирәк!!!

Иң изге теләкләр белән - сине котлап кызларың-кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев