31 августта кадерле туганыбыз Иске Әнәле авылында яшәүче Фәхретдинов Фердинанд Фәһим улының 50 яшьлек күркәм юбилее

Абый, синең гомереңнең әле иң матур чагы. Нык имәндәй гаиләңә һәрчак шулай терәк бул, сәламәтлегең ташып торсын, тормышның авыр мизгелләрендә җиңел чишелеш табар өчен зирәк акылың булсын.
Бүгенгедәй тату гаиләң, туганнарың, дусларың белән бергә матур итеп гомер кичерергә язсын.
Тирән хөрмәт белән - Илдар-Гөлнара. Бу матур теләкләргә әти-әни, апабыз Резеда гаиләсе һәм балалар кушыла.
Нет комментариев