Бүген 5 нче сентябрь көнне Хилавиева Гөлчәчәк Рамил кызының 20 яшьлек туган көне
![Бүген 5 нче сентябрь көнне Хилавиева Гөлчәчәк Рамил кызының 20 яшьлек туган көне](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/a0d8e9b087ada5f09565443d94f0902f_XL.jpg)
Кызым минем! Гөлчәчәгем, алтыным!
Менә тагын җитте туган көнең,
Бер ел өстәп куйды синең яшькә.
Ә мин сиңа һаман сабый итеп,
"Бәләкәчем" диеп кенә дәшәм.
Яшең арткан саен камил акыл,
Зирәк зиһен синдә арта барсын!
Бәхет - шатлыкларың алга чыксын,
Борчу-мәшәкатьләр артта калсын!
Һәр ел сиңа бишенче сентябрь
Шау чәчәкле көннәр алып килсен!
Бу дөньяда күпме изгелек бар,
Ходай бөтенесен сиңа бирсен!
Сине яратып, сагынып, изге теләкләр белән әниең Гүзәл, әтиең Рамил, энең Рузиль.
Нет комментариев