Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле кызыбыз Зайнуллина Гүзәл Таһир кызының 18 сентябрьдә туган көне

18 сентября 2016, 10:35

632

0

0

Кадерле кызыбыз Зайнуллина Гүзәл Таһир кызының 18 сентябрьдә туган көне

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.
Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез! Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, укуыңда зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.

Иң изге теләкләр белән - әтиең Таһир, әниең Гөлфизә, абыең Рамил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев