Тәүгелде авылында яшәүче абыебыз Каюмов Заһит Рәшит улы бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен каршылый
![Тәүгелде авылында яшәүче абыебыз Каюмов Заһит Рәшит улы бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен каршылый](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/25bb82cc5a296813e9982ea5fa84094e_XL.jpg)
Кадерле абыебыз! Сине ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Син бик мәрхәмәтле, туган җанлы, синдәй туганыбыз булганга без бик тә бәхетле. Без сиңа гомерләрнең озынын, сәламәтлекнең зурысын телибез. Камил акыл, үткен фикер белән матур пар булып, балаларыгыз игелеген, хөрмәтен тоеп, оныклар сөеп озын-озак яшәргә язсын.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Шатлык килсә, бергә уртаклашып,
Кайгыларны бергә бүлешеп.
Иң изге теләкләр белән - барлык туганнарың исеменнән Миләүшә-Гомәр.
Нет комментариев