Апаста яшәүче кадерле әтиебез Хәбибуллин Рифкат Хафиз улы 1 октябрь көнне 75 яшьлек юбилеен каршылый
![Апаста яшәүче кадерле әтиебез Хәбибуллин Рифкат Хафиз улы 1 октябрь көнне 75 яшьлек юбилеен каршылый](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/9ff0d41cd0c3a9f6a6115d6d2b000d58_XL.jpg)
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлап, сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең иң озынын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, балалар игелеге күреп, оныклар рәхәтен тоеп, әниебез Майсәрә белән тигезлектә яшәргә язсын.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне!
Иң изге теләкләр белән - әниебез, Лилия-Рифат, Рамил-Раилә, Камилә, Зилә.
Нет комментариев