Олы Болгаер авылында яшәүче кадерлеләребез – әтиебез Әнәс һәм әниебез Әлфия Байкиннар күптән түгел күркәм юбилейларын билгеләп үттеләр. Әтиебезгә 60 яшь, әниебезгә 55 яшь тулды. Ә парлы гомер итүләренә 36 ел булды
Газизләребез! Сезне ихлас күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәбез. Сәламәтлектә, тигезлектә, безнең таянычыбыз, киңәшчебез булып озын гомер кичерегез. Сезне һәрчак шатлыклы хәбәрләребез белән генә сөендерсәк иде. Сез икегез дә бик тырыш, булдыклы. Шушы матур сыйфатларыгыз белән үрнәк булып торасыз. Без сезне бик яратабыз!
Изге теләкләр белән - балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнар исеменнән кызыгыз Рафия.
Нет комментариев