Югары Ындырчы авылында яшәүче кадерле әниебез Сибгатуллина Гөлшат Гәрәй кызының 8 октябрьдә 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, җаныңа - тынычлык, тәнеңә - саулык, тормышыңның муллык белән ташып торуын телибез. Сиңа алдагы көннәреңдә дә безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Туачак таңнарың - нурлы, киләчәк көннәрең - ямьле, алдагы көннәрең матур җырларга тиң булсын.
Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Шатлык кунсын күңел түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер түренә.
Иң изге теләкләр белән - әтиебез Наил, балаларың Рөстәм-Гөлназ, Радик-Лилия, оныкларың Алия, Камил, Эмиль, Зилә.
Нет комментариев