Апаста яшәүче кадерле әниебез Хәйруллина Сания Мөхәммәт кызының 25 октябрьдә 65 яшьлек юбилее иде. Кадерле әтиебез Хәйруллин Нурулла Насратулла улының да туган көне
Безнең кадерлеләребез! Сезнең барлыкны белү, ашкынып туган йортыбызга кайту олы бәхет. Тагын да озак еллар, туган йортыбызның утын сүндермичә, тигезлек белән, безнең игелекләрне, якыннарыгыз хөрмәтен тоеп, кылган изгелекләрегезнең игелеген күреп, саулык-сәламәтлек белән яшәргә язсын! Сез безгә бик кирәк һәм бик кадерле!
Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып, өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әти-әни бар.
Әти булган йортның бәхете зур,
Әни анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә Сез кирәк!
Сезне яратып, иң изге теләкләр белән - кызларыгыз, кияүләрегез, оныгыгыз, кода-кодагыйларыгыз һәм бу теләкләргә дәү әниебез Нурия дә кушыла.
Нет комментариев