Шәмбалыкчы авылында яшәүче Хәйруллина Вафирә Мөхәммәтгали кызының 85 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек белән үткәрүеңне телибез!
Кайгы-хәсрәткә бирелми, балаларыңның, оныкларыңның игелек-хөрмәтләрен күреп, аларның шатлыкларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән - барлык балаларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Марат, киленең Гөлнара, оныкларың Инзилә, Инзил. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев