Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Апаста яшәүче кадерле кешебез Гыйсмәтуллина Мәрьям Насратулла кызына 21 ноябрьдә 65 яшь тулды

21 ноября 2016, 06:47

639

0

0

Апаста яшәүче кадерле кешебез Гыйсмәтуллина Мәрьям Насратулла кызына 21 ноябрьдә 65 яшь тулды

Кадерле, газиз әниебез! Сине зур бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә синнән дә якын, рәхимле, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе гаиләм, балаларым дип өзелеп тордың. Вакытсыз сыңар канатлы булып калдың. Шуңа карамастан, тормышта нинди авырлыклар очраса да түздең, безгә сиздермичә гадел, сабыр булырга өйрәттең. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Туган көнең белән сине, әниебез, күз нурыбыз! Сиңа исәнлек-саулык, имин тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, бергә озын-озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсен.

Без телибез сиңа бәхет, әни,

Һәрвакытта бул үз көчеңдә.

Сине шулай исән-имин күрү

Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Иң изге теләкләр белән - балаларың Марат-Энҗе, яраткан оныкларың Әмир, Солтан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев