Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Урта Балтай һәм Танай-Турай авылында гомер итүче Рузалия әниләребезне иң матур бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

27 ноября 2016, 07:33

626

0

0

Урта Балтай  һәм Танай-Турай авылында гомер итүче Рузалия әниләребезне иң матур бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

Кадерлеләребез! Сез безнең өчен иң зур байлык, тиңсез хәзинә. Безне тудырган, тәрбияләгән, төн йокыларын кызганмый, бүгендә бар көчегезне куйган өчен Сезнең алдыгызда башыбызны иябез. Сәламәтлектә, тынычлыкта, якты дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, тагын озын-озак яшәсәгез иде. Без сезне бик-бик яратабыз.

Әниләрем, кадерлеләрем,

Сез маягы безнең гаиләнең.

Чын йөрәктән сезне тәбриклибез,

Яме бит сез һәрбер бәйрәмнең.

Ак чәчләрдә күңел чисталыгы,

Гомерегез уза хезмәт кырында.

Сабырлыгыгыз белән юк итәсез сез

Киртәләрне тормыш юлында.

Өй түрегезне һәрчак бизи гөлләр,

Алар сезне күреп сөенә.

Шул чәчәкләр кебек безне дә сез

Куандырып яшәгез гомергә.

Рәхмәт сезгә! Сезне күрү шатлык,

Беркайчан да авыру килмәсен.

Бәйрәмегез котлы, мөбәрәк булсын,

Йөзләрегезне кояш бизәсен.

Иң изге теләкләр белән , сезне яратып - улыгыз Рамил, кызыгыз Ландыш, оныкларыгыз Диләрә, Регина, Ралина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев