Кече Болгаер авылында яшәүче кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Гөлчәчәк Рагип кызына 30 ноябрьдә 50 яшь тула
![Кече Болгаер авылында яшәүче кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Гөлчәчәк Рагип кызына 30 ноябрьдә 50 яшь тула](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/649fff652eb97ffa34589119bb272367_XL.jpg)
Кадерлебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сина озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, изге күңелле, без балаларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Син бит әни безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни ,мәңге яшь булл,
Иң кадерле якын кешебез.
Сине яратып - әтиебез Рафик, балаларың Ләйсән, Гүзәл, Ришат. Бу теләкләргә дәү әниләребез һәм тәти апа да кушыла.
Нет комментариев