Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Апаста гомер итүче Хәсәнов Фәргат Фәрит улының 10 декабрьдә 50 яшьлек юбилее

09 декабря 2016, 21:10

564

0

0

Апаста гомер итүче Хәсәнов Фәргат Фәрит улының 10 декабрьдә 50 яшьлек юбилее

Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез!

Сине олуг бәйрәмең, юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз.Саулыкның ныгын,бәхетнең тулысын, җан тынычлыгы һәм борчуларсыз куанычлы көннәр телибез.Безнең өчен син дөньядагы иң сөекле,иң изге,иң көчле ир һәм әти була белдең. Дус- туганнар арасында да, гаиләдә дә, хезмәтеңдә дә син хөрмәтле, игелекле кеше. Алдагы көннәреңдә, пар канатың, әниебез белән бергә һәр туган таңга сөенеп, кайгы-хәсрәтсез, безнең шатлыкларыбызга шатланып, озын-озак еллар яшәргә язсын.

Тормышыңнын ин ямьле чагы,

50 яшь - ул аз әле.

Алда әле - күпме шатлык,

Күпме бәхет,наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле

Туктап бер җырлап алу,

Үткәннәргә шөкер итеп,

Киләчәккә юл салу!

Сине яратып - тормыш иптәшең Хәмдия, балаларың Айсылу, Булат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев