Котлыйбыз!
![Котлыйбыз!](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/afa6cb06fbf896358937d5b8ba2a24c8_XL.jpg)
Олы Болгаерда яшәүче тормыш иптәшем Айтуганов Рәмис Рәхимҗан улының 45 яшьлек юбилее.
Кадерлем! Сине күркәм юбилеең белән тәбрик итәм. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кай гы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телим.
Син, ул, минем ышанычлы ярым,
Терәгем һәм якын сердәшем.
Өмет тулы якты киләчәгем,
Шатлыклардан тамган күз яшем.
Озак яшә, сау-сәламәт булып,
Мәхәббәтең белән җылытып.
Яшьлектәге кебек сөям сине,
Бар дөньям, кайгым онытып.
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Авырлыклар инде артта калды,
Җиңеп бардык һәрбер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршылыйк без һәрбер иртәне.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Илсөяр.
Нет комментариев