Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

31 декабря 2016, 22:14

653

0

0

Котлыйбыз!

Морзалар авылында яшәүче Гыймадиева Венера Әлтәф кызының 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Сөекле әниебез! Син безнең яраткан, газиз кешебез! Синең янәшәңдә булу, синең җылыңны, кайгыртуыңны тоеп яшәү безнең өчен зур бәхет. Син булганга болытлы көннәр дә кояшлы, чөнки синең карашың дөньяга нур чәчә, йөзеңнән нур бөркелә! Безне шулай һәрчак куандырып, әтиебез белән бергә саулыкта, кайгы-хәсрәт күрми,озын-озак яшәсәгез иде.
Туган көнең, әниебез, алып килсен
Барың сәламәтлек, шатлыклар.
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Зөфәр, балаларың Илгизәр-Гүзәл, Илдар, оныкларың Әмир, Кәрим. Бу теләкләргә әниебез Асия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев