Югары Балтайда яшәүче кадерле әниебез Сәләхова Гөлсем Барый кызы 18 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилеен каршылый
Кадерле әниебез! Сине 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын юллыйбыз. Һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән озын-озак яшәргә язсын.
Син бит әни безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни,мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән - әтиебез, Айрат-Резидә, Рамил-Раилә, Айрат-Рамилә, оныкларың Ленар, Камилә, Булат, Динар, Азат, Зилә, Рөстәм.
Нет комментариев