Котлыйбыз!

Кайбыч районы Кошман авылында туып, хәзерге вакытта Апас районы Югары Ындырчы авылында гомер итүче, кадерле тормыш юлдашым Нәфыйков Азат Габделхак улының 21 нче гыйнвар көнендә юбилее.
Бәхет - инеш түгел агарга,
Яңгыр түгел күктән яварга.
Ярат! Түземле бул! Тырыш!
Шулай мөмкин бәхет табарга!
Син табарсың аны ... Тик бер кайчан да
Ычкындырма аны кулыңнан...
Бәхет, шатлык телим сиңа
Барган чакта тормыш юлыннан!
Бергә атлыйк нык адымнар белән,
Бергә булганда җиңелрәк!
Авыр чакта күкрәгеңә кысып
Сыенырга миңа син кирәк!
Гомер үтә. Инде күпме еллар
Син генә дип тибә ул йөрәк.
Рәхмәт әйтәм барлык туганга
Син минеке генә булганга.
Рәхмәт әйтәм әти-әнигә
Сине миңа бүләк иткәнгә.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Люзия, балалар һәм барлык якыннарыбыз.
Нет комментариев