Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Аюкөйдергән авылында яшәүче Гәрәев Мөнир Гәрәй улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

29 марта 2017, 07:06

572

0

0

Аюкөйдергән авылында яшәүче Гәрәев Мөнир Гәрәй улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Кадерле әтиебез! Сине туган көнең - күркәм юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Без сиңа кояштай озын гомер, нык сәламәтлек, имин тормыш, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез.Әти, сез әниебез Саимә белән без - алты балагызны олы тормыш блына чыгардыгыз, авыр чакта ярдәм иттегез, үз киңәшләрегез, җылы сүзегез белән юаттыгыз, шатлыклар булса да бергә уртаклаштык. Әтиебез үз гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлады, гомер буе хезмәтен җиренә җиткереп башкарды. Аллага шөкер, бүген дә әтиебез белән әниебез тормыш сынауларына бирешмичә матур итеп яшиләр. Кайткан саен без - балаларыңны каршы алып, киткәндә хәер-фатихалар биреп озатып калалар. Алар оныкларының да сөекле дәү әти һәм дәү әнисе. Әти! Һәрвакыт сабыр, киң күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.

Газиз кешебез! Алдагы көннәрдә дә сиңа тигезлектә, муллыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, озын-озак гомер итәргә насыйп булсын. Ходай сәламәтлегеңнән аермасын.

80 яшең тулды бүген, әти,

Ходай үзе биргән зур бүләк.

Кадер-хөрмәт, сәламәтлек белән

Озак яшә, бездән шул теләк.

Иң изге теләкләр белән - балаларың, оныкларың. Әлеге котлауларга әниебез Саимә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев