Кече Болгаерда туып-үскән, хәзерге вакытта Апаста яшәүче Юсупова Әминә Кәрим кызына 30 мартта 50 яшь тула
![Кече Болгаерда туып-үскән, хәзерге вакытта Апаста яшәүче Юсупова Әминә Кәрим кызына 30 мартта 50 яшь тула](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/2583ce3d55c2d171c8bc71381b5af8cd_XL.jpg)
Сеңелем Әминә! Сине олы бәйрәмең - юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Изге дөньяның рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насып итсен.
Туганлыкны саклап яшик шулай,
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Шатлык килсә, бергә уртаклашып,
Кайгыларны бергә бүлешеп.
Сине яратып - әниең, апаларың Фирая, Фирдания, Хәлимә, сеңелең Нурия.
Нет комментариев