Үтәмеш авылында гомер итүче әтиебез Галиуллин Гарифҗан Мирзаҗан улының 2 апрельдә 60 яшьлек юбилее
![Үтәмеш авылында гомер итүче әтиебез Галиуллин Гарифҗан Мирзаҗан улының 2 апрельдә 60 яшьлек юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/c5d88eb225134cbacd258ba9b58f74bf_XL.jpg)
Кадерле Әтиебез, Дәү әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Син туган җанлы, ачык йөзле, мәрхәмәтле бит безнең. Хезмәтеңдә дә хөрмәтле, үрнәк син. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Алдагы көннәреңдә дә сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әни белән тигезлектә безне озак еллар сөендереп яшәвегезне телибез.
Яшә әле, Әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән - балаларың Ильнур-Зөһрә, Шамиль-Гөлгенә, Җәмилә-Рафиль, Рамилә-Рөстәм, оныкларың һәм әниебез дә кушыла.
Нет комментариев