Апаста яшәүче Газимов Эльбрус Абдулла улы 70 яшьлек юбилеен каршылады
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, кайгыртканың, тормышның нинди генә очрагында да янәшәбездә, таянычыбыз, киңәшчебез булганың өчен - барысы-барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа. Син гаиләдә үрнәк әти, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнар өчен ярдәмчел, киң күңелле булдың. Без сиңа гомерләрнең озынын, сәламәтлекнең зурысын телибез. Әни белән бергә-бергә яшәгән һәр көнегездән ямь табып, тигезлектә, бәхетле, матур тормышта, балаларыгызның, оныкларыгызның кадерлеләре булып яшәвегезне телибез.
Сине яратып - тормыш иптәшең Роза, балаларың Ильшат-Эльвира, Рамиль-Гүзәл, оныкларың.
Нет комментариев