Апаста яшәүче Назмеев Рөстәм Рамил улының 7 апрель көнне 30 яшьлек юбилее

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең - 30 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз - без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Сине яратып якыннарың.
Нет комментариев