Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче газиз кешебез - әтиебез Нургалеев Альберт Морахип улының 9 апрельдә 55 яшьлек юбилее

08 апреля 2017, 23:08

569

0

0

Апаста яшәүче газиз кешебез - әтиебез Нургалеев Альберт Морахип улының 9 апрельдә 55 яшьлек юбилее

Гаиләдә син яраткан әти, ышанычлы тормыш иптәше, уңган ир заты, авыр чакта киңәшче дә була беләсең.
Алдагы көннәрдә дә сиңа ихлас йөрәкле, якты карашлы булуың теләп калабыз. Еллар агышына бирешмичә, күңелеңдә яшәү дәрте сүнмәсен, әти! Һәр адымыңның башында уңыш елмаеп торсын. Ныклы исәнлек, җан тынычлыгы, бәхетләр юлдаш булсын үзеңә. Һәр туар таң бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен. Үзеңдә булган асыл сыйфатларыңны югалтмыйча, әле тагын озын-озын яшәргә язсын!
Туган көнең котлы булсын,
Безгә бергә бик рәхәт,
Кылган изгелекләреңә,
Әти, сиңа мең рәхмәт!!!
Сине яратып - балаларың Әлфия-Марат, Лилия, әниебез Роза.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев