Кече Күккүз авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез Гомәрова Мөслимә Газизулла кызы апрель аенда 80 яшьлек юбилеен каршылады
![Кече Күккүз авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез Гомәрова Мөслимә Газизулла кызы апрель аенда 80 яшьлек юбилеен каршылады](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/b98ee86f5e8a3476c1a51fb1099d9672_XL.jpg)
Әниебез! Сиңа нык сәламәтлек, шатлык, гомерләрең бәхетле булуын телибез. Эш-гамәлең синең маяк кебек. Һәрвакыт сабыр, гадел, эш сөючән булдың. Сокланырлык үрнәк бул син безгә.
Әни, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат, көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын түрдән.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып - кызың Нурсинә, оныгың Зәринә.
Нет комментариев