Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Карамасар авылында яшәүче кадерле әниебез Шиһапова Наҗия Наил кызының 18 апрельдә туган көне – юбилее!

18 апреля 2017, 05:29

563

0

0

Карамасар авылында яшәүче кадерле әниебез Шиһапова Наҗия Наил кызының 18 апрельдә туган көне – юбилее!

Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - юбилеең белән ихластан тәбриклибез. Бүген безнең өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы кеше юктыр. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң кадерлебез, әниебез! Рәхмәт, әни, яхшы кеше итеп безне үстердең! Үрнәк булып тормыш юлыбызда яшәү өчен безгә көч бирдең. Дөньяның рәхәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче бит син, әниебез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Әтиебез белән бергә кайгы-хәсрәт күрми, тигез озын-озак гомер итегез. Безне куандырып озак яшәгез, лаеклы сез кадер-хөрмәткә. Без - балаларыгыз, оныкларыгыз игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Әниебез, сине яратып, изге теләкләребезне юллыйбыз. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла. Кызың Энҗе, киявең Радик, оныгың Аделина, кызың Гөлназ һәм улың Илназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев