Бүген хезмәттәшебез веб-редактор Сафиуллина Ләлә Фарих кызының туган көне
Хөрмәтле Ләлә! Сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның, туганнарыңның игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Хөрмәт белән - "Йолдыз" газетасы коллективы.
Нет комментариев