Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

27 мая 2017, 04:29

615

0

0

Котлыйбыз!

Апаста яшәүче хөрмәтле коллегабыз Зиннәтуллина Ләйсән Вазыйх кызының 27 майда күркәм юбилее.
Укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, укучыга юл күрсәтүче ул. Бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора, ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч, күпме сабырлык, җан җылысы сорый?!.
- "Укытучы булып туарга кирәк", - дигән сүзләр Ләйсән Зиннатуллина турындадыр, мөгаен. Укытучы булу, ягъни гомерлеккә белем илендә яшәп калу өчен тирән белем, түземлелек, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү кебек бик күп уңай сыйфатлар кирәк. Ләйсән Зиннатуллина шундыйлардан. Бар эшне дә җайлап, киңәшләр биреп, бәхәсле хәлләр тудырмыйча, җаваплылык белән тырышып төгәл башкара.
Укытучы буларак, Ләйсән Зиннатуллина үз фәнен яхшы белүе һәм балалар күңеленә үтеп керә алуы белән аерылып тора. Балаларны ихлас яратуы белән ул һәр укучының ихтирамын яулады. Ләйсән Зиннатуллина ата-аналар белән дә һәрчак уртак тел табып эшли, төрле катлаулы хәлләрдән югалтуларсыз чыга белә. Яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы, әдәплелеге, зыялылыгы белән укучылары, без хезмәттәшләре арасында үрнәк укытучы ул.
Өе дә нур сибеп көлеп тора, гаиләсендә тәртип һәм тынычлык хөкем сөрә, бакчасында гөлләр чәчәк ата. Хатын-кыз буларак гаилә учагын саклаучы, көләч, уңган, акыллы, ышанычлы, яраткан тормыш иптәше, кадерле әни дә, әтисенең терәге дә, укучыларының яраткан мөгаллимәсе дә ул.
Хөрмәтле коллегабыз Сезне Туган көнегез, юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Туар таңнар өметле, киләчәк һәм бүгенге көннәрегез бәхетле, гомер юлыгыз Ильнар белән тигезлектә үтсен. Барлык теләкләрегез, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.Тимур сезне гел шатландырып, куандырып торсын. Гаиләгез белән язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән - коллегаларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев