Татар Пучинкәсе авылында яшәүче кадерле әтиебез Әхмәтшин Шәһит Харис улының 2 июньдә 60 яшьлек олуг юбилее - гомер бәйрәме
Әтиебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, әни белән тигезлектә яшәвегезне телибез.
Әтиебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барда.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Иң изге теләкләр белән - Лилия-Рөстәм, Люция-Альберт, оныкларың Адель, Раниль, Рубин. Бу теләкләргә әниебез Гүзәл һәм кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев