Кильдураз мәктәбе директоры Хәкимов Альберт Варис улы 15 июньдә 50 яшьлек истәлекле юбилеен билгеләп уза
![Кильдураз мәктәбе директоры Хәкимов Альберт Варис улы 15 июньдә 50 яшьлек истәлекле юбилеен билгеләп уза](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/3c7f63471e98d94001e958a21f68368c_XL.jpg)
Хөрмәтле җитәкчебез Альберт Варисович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез олыны-олы, кечене-кече итә, кешедәге уңай сыйфатларны күрә, бәяли һәм үстерә беләсез. Зур оештыру сәләте, тырышлык та сездәге уңай сыйфатлар. Киләчәктә саулык-сәламәтлек, хезмәт уңышлары, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар телибез сезгә. Һәрчак бүгенгедәй укучылар һәм укытучыларның яраткан, хөрмәтле җитәкчесе булып калыгыз.
Гади, сабыр, олы җанлы да сез,
Кылганыгыз бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәр көнегез,
Бәхетегез булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән - Кильдураз мәктәбе һәм профсоюз оешмасы коллективлары.
Нет комментариев