Хөрмәтле Хантимиров Ленар Тәлгать улының 24 июньдә олы бәйрәме – юбилее

Хөрмәтле Ленар Тәлгатович! Сезне күркәм юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Гаилә тигезлеге, эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне Ходай насыйп итсен.
Котлы булсын юбилейларыгыз,
Шатлыкларда узсын гомерегез.
Бүгенгечә көләч булсын йөзегез,
Куанычлар бирсен һәр көнегез.
Бездән сезгә шушы изге теләк -
Борчу күрми, яшәгез гомергә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә,
Бәхет-шатлык булсын һәр көндә!
Хөрмәт белән - "Йолдыз" ("Звезда") газетасы һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе коллективлары.
Нет комментариев