Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүгенге көндә Кызыл Тау авылында гомер итүче әтиебез Шәмсиев Рәшит Әбзалетдин улының 4 июльдә туган көне – 60 яшьлек олуг юбилее

04 июля 2017, 09:21

674

0

0

Бүгенге  көндә  Кызыл  Тау  авылында   гомер  итүче  әтиебез  Шәмсиев  Рәшит  Әбзалетдин  улының    4  июльдә    туган  көне –  60  яшьлек олуг  юбилее

Тумышы белән шушы авылдан булып, 8 балалы ишле гаиләләрнең берсендә өч апасына - бер энекәш, дүрт сеңелесенә - бер абый, ә Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан әтисенең мең ярасына бер юаныч - бердәнбер ир бала булып дөньяга килә ул. Гомеренең күп өлешен колхозда баш инженер җаваплылыгында көч куюга багышлый әтиебез. Әле дә булса, яраткан эшенә тугры калып, МТК "АК Барс" җаваплылыгы чикләнгән оешмасында инженер вазыйфасын башкара. Аллаһы Тәгалә әтиебезне ак сакаллы йөзьяшәр карт , әниебезне ак яулыклы йөзьяшәр карчык итеп күрергә, сөенечләребезгә бергә сөенергә насыйп итсә иде, дигән теләктә әтиебезне туган көне - 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа саулык-сәламәтлекне мулдан бирсен, язмыш әти-әнигә һәрдаим мәрхәмәтле булсын, тәкъдир сезгә әни белән бәхетле, дәвамлы тигез озын гомер насыйп әйләсен! Туган нигезләребез бүгенгедәй әткәй - әнкәйле булып, өй эче әти-әни җылысыннан нурлансын!

Иң изге теләкләр белән, кызларың - Рәзинә, Язилә, киявең-Ринат. Бу теләкләргә әниебез, әбиебез һәм кода-кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев