Карамасар авылында яшәүче кадерле кешебез Ибраһимова Резидә Хәбибрахман кызының 28 августта туган көне
Кадерлебез! Юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа бәхет, шатлык, куанычлар, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп озын гомер кичерергә язсын. Киләчәгең гөлләр кебек чәчәк атуын телибез.
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез син чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән - тормыш иптәшең Рөстәм, улларың Илназ, Нияз һәм әниебез.
Нет комментариев