Апас авылында яшәүче Җәләлиев Миннефәрит Хәеретдин улының 65 яшьлек юбилее
![Апас авылында яшәүче Җәләлиев Миннефәрит Хәеретдин улының 65 яшьлек юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/3/13/d6d96ab85773a336988d0a7871ddd041_XL.jpg)
Җизни! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Алдагы тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә балаларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, ихтирамын тоеп, апабыз белән тигезлектә озын гомер итегез.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Иң изге теләкләр белән - Рәзинә-Нәгыйм, Рәмзия-Дамир, балаларыбыз.
Нет комментариев