Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Дәвеш авылында гомер итүче туганыбыз Булатов Рәшит Гыйльметдин улы 1 сентябрьдә 65 яшьлек юбилеен каршылый

31 августа 2017, 12:11

593

0

0

Дәвеш авылында гомер итүче туганыбыз Булатов Рәшит Гыйльметдин улы 1 сентябрьдә 65 яшьлек юбилеен каршылый

Кадерле туганыбыз! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, киленебез Руфия белән тигезлектә, бәрәкәтле тормышта, балаларның игелеген күреп, оныкларга сөенеп, дус-туганнарның хөрмәтен тоеп озын-озак сәламәтлектә яшәвеңне телибез. Туганыбыз! Син һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел - изге зат. Без - туганнарың сиңа барыбыз да олы рәхмәтебезне җиткерәбез, чөнки безнең туган йортыбызның ишеге һәрвакыт ачык, өебез нурлы.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Ягымлы йөз, тәмле сүзең белән
Җылытасың барча күңелне.
Саулык, шатлык, куанычлар гына
Бизәп торсын гомер күгеңне.
Изге теләкләр белән - апаң Руфия-Рахип, сеңелең Талия-Фәрит, балалар, оныклар һәм барлык туганнарыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев