Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Апаста яшәүче җитәкчебез, Сәлахова Гөльнара Фәһим кызының 25 сентябрь көнне - 35 яшь тулган көне

25 сентября 2017, 05:14

542

0

0

Апаста яшәүче җитәкчебез, Сәлахова Гөльнара Фәһим кызының 25 сентябрь көнне - 35 яшь тулган көне

Ай, рәхәт тә синең белән эшләү,

Барыбызга игътибарлы син,

Заманча киенеп, елмаеп та куйсаң,

Булмый сиңа тирә-якта тин.

Кешеләрне үзеңә тарта ул,

Йөрәк җылысы белән назлый,

Бик авыр була үзеңә кайчак,

Тик Гөлнара бердә зарланмый.

Мәхәббәтең - ирең яннарыңда,

Ике кызың - ике канатың,

Шамилеңнең әниләрен дә бик син

Үзеңнеке кебек яраттың.

Яшь кенә булсаң да, киңәш биреп

Өлкәннәрне сөендерәсең,

Безнең өчен белемле җитәкче,

Барсына ничек өлгерәсең?!

35- ул берни түгел әле,

Ә шулай да, еллар узылган,

Эшләгән эшләрең, тормышыңа,

Инде күптән бәя куелган.

Бәхетле бул, тигезлектә яшә

Гел шулай яшь, матур, булып кал,

Сиңа изге теләкләр генә телибез

Чын күңелдән, кабул итеп АЛ.

Сине яратып «Сәләт» балалар иҗат үзәге коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев