15 февраль – әфганчылар көне
![15 февраль – әфганчылар көне](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2023/2/9/3bt16Nzb8xWJXrLRuKTUdolPpnctjlBzZVfD1TMY.jpg)
1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Хөрмәтле әфганчылар! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Бүген дә сез батырлык һәм бердәмлек үрнәге. Илебездә нинди генә вакыйгалар булса да, дөрес караш, акыл белән эш итәсез, ярдәмгә киләсез. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев