15 февраль – әфганчылар көне

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Ул сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Хөрмәтле әфганчылар һәм Ватаннан читтә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан райондашлар! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Бүген дә сез батырлык һәм бердәмлек үрнәге. Илебездә нинди генә вакыйгалар булса да, дөрес караш, акыл белән эш итәсез, ярдәмгә киләсез. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез. Махсус хәрби операциядәге егетләр исән-сау кайтсын, аларга көч һәм рух ныклыгы, якыннарын югалтканнарга сабырлык телим.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев